Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Гөбәдия рецепты

Тәмле булсын!

Он, 5 г. разрыхлитель, 250 г. йомшартылган сыер маен кушып ышкыйбыз. Королевская ватружка камыры төсле, валчыклы камыр чыга. Шуңа 1,5 ч.к. тоз һәм 200 грамм кефир салып, йомшак камыр басабыз. Камыр кулга ябышмаска тиеш. Камырны 20 минутка ял итәргә каплап куябыз.

Ул арада, 200 г. дөгене яхшылап юып, газ өстендә болгатып торып пешәр-пешмәс дәрәҗәгә җиткәнче бүрттерәбез. 1 стакан йөзем җимешен яхшылап юабыз, 4 йомырка пешерәбез.

Камырны табага җәеп салабыз, эчлегенең эзлеклелеге түбәндәгечә: 250 г. корт, дөге+йөзем җимеше, эре угычтан чыгарылган йомырка, өстенә кискәләп сыер мае куябыз. Гөбәдияне формалаштыргач, өстенә он+йомшак сыер маен кушып сибәбез. Газ мичендә 180 градуста 70-90 минут пешә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гөбәдия