Гөлшат Салаховадан ташкабактан бик тәмле салат рецепты
Ташкабакны ваклап турыйбыз. Читкә куеп торабыз
Ташкабак (кабачки) - 1 кг
Сыек май - 50 грамм
Суган - 300 грамм
Кишер - 300 грамм
Сарымсак - 2 тырнак
Томат пастасы - 2 аш кашыгы
Шикәр комы - 1 аш кашыгы
Тоз - 1,5 чәй кашыгы
Төелгән кара борыч - 0,5 чәй кашыгы
Уксус 9% - 1 аш кашыгы
Ташкабакны ваклап турыйбыз. Читкә куеп торабыз.
Табада турап суган, кырып кишер, шайбалап туралган сарымсакны кыздырып алабыз. Шуңа томат пастасы, шикәр комы, тоз, борыч кушабыз.
Кәстрүлдә ташкабак белән әзер массаны кушып, йомшарганчы пешереп алабыз. Аннары блендер белән ваклыйбыз. Кайнап чыккач уксус кушабыз һәм стерильләштерелгән банкаларга тутырып куябыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев