«Кызыл бәрхет» (Рәфилә Шәмсетдиновадан торт рецепты)
Тортны кем ничек тели, шулай җыя ала
«Кызыл бәрхет» (Рәфилә Шәмсетдиновадан торт рецепты)
340 г. он, 300 г шикәр комы, 1 а/к какао, 1/4 ч. к. чәй содасы, 2 ч. к. разрыхлительне салып болгатабыз. Алда — 3йомырка, 300 г. иссез симәнке мае, 280 г. куе кефир. Кефир урынына 33%лы каймак салсаң да була (130 г). Шушы массаны миксер белән болгатабыз. Аннары 1,5ч. к. кызыл ризык буявы саласы, мин фәкать гелевый красительләрдән генә файдаланам.
Шулай итеп камыр әзер, мин аны 24 см. диаметрлы 2табага бүлеп пешердем, берсенә күбрәк салып коржны икегә бүлдем, берсендә 1 коржлык кына камыр иде, шулай итеп 3 корж чыга. Бисквитның уртасы кабарыбрак пешә, ул тигезсез җирне кисеп, тортны бизәүдә кулланабыз.
Крем өчен крем-чиз файдаландым.
600 г. Креметте сыры, 150 г ак май, 150 г. шикәр пудрасы. Бүлмә темп. сында йомшарган майны шикәр пудрасы бн миксерда күпертәсе, 5-6минут чамасы, янына әз-әзләп сыр өстәп, бер массага китерәсе... Тортны кем ничек тели, шулай җыя ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев