Лилия Әскаровадан кляр эчендә тавык рецепты
Аш-су бүлмәсе

Лилия Әскаровадан кляр эчендә тавык рецепты

Кунак өстәленә дә, көндәлек ашауга да тәмле ризык

Тавык түше (грудка) яисә филесын ваклыйбыз, әзрәк суккалыйбыз.

Кляр ясыйбыз: 2 йомырка, 3 аш кашыгы су, 3 аш кашыгы соевый соус, паприка копченая приправасы, 2 аш кашыгы кукуруз крахмалы. Яхшылап болгатабыз.

Тавык кисәкләрен шушы клярга салабыз һәм 1 сәгатькә калдырабыз. Аннары табага май салып, тавык кисәкләрен кыздырып алабыз. Кунак өстәленә дә, көндәлек ашауга да тәмле ризык.


аш-су бүлмәсендә

Нет комментариев