Лилия Әскаровадан медовый торт рецепты
Тигезләп киселгән камырларны изеп, өстенә, як ягына сылыйбыз
Савытка 300 гр бал, 100 гр акмай, 2 чәй калагы чәй содасы салып, утка куябыз, болгатып торабыз. Бал, май эреп, чәй содасы кабарып менәргә тиеш. Бер массага әйләнгәч, алып куябыз. Икенче савытка (мин миксер савытына) 8 йомырка сыттым, 300 гр шикәр комы, баллы массаны һәм 400 гр он салып сыек камыр ясадым.
Шушы камырны 3 кисәккә бүлдем.
Табага (минеке озынча таба иде, йомры табага да ярый) пергамент кәгазе җәйдем һәм өчтән бер өлеш камырны салдым. Алдан кыздырып куйган духовкада 180 градуслы 5-6 мин пешереп алдым. Тиз пешә. Пергаменты белән пешкән камырны алабыз, яна кәгазьне җәеп, шулай пешереп бетерәбез.
Коржиклар суынган арада крем ясыйбыз. Минеке каймаклы крем иде. 600 гр 20 процентлы каймак һәм 150 гр шикәр комын болгатабыз.
Суынган коржикларны тигезләп кисәбез һәм һәр катламы саен крем сылыйбыз. Тигезләп киселгән камырларны изеп, өстенә, як ягына сылыйбыз. Тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев