Ни өчен «Сөяркә» дип аталганын белмим. Интернет челтәрләрендә күреп ясап карадым
Бу салат өчен чөгендерне пешереп, уртача угычта уарга кирәк. Чи кишер шулай ук терка аша кырыла (мин уртача кыргыч аша уздырдым). Йөземне яхшылап юарга һәм табага эз генә май салып кыздырып алырга. Яисә кайнар су салып бүрттергә. Миңа кыздыргач ныграк ошый. Йомшарган йөземне кишер һәм майонез белән бутап куярга.
Каты сырны уртача угычта уарга, 2 тырнак сарымсакны изәргә, сыр һәм майонез белән бутарга.
Хәзер салатны җыябыз.Тәлинкәгә кишер, йөзем, майонезлы катнашманы 1 кат итеп җәябез. Чи кишер салына. 2 катка сыр, сарымсаклы майонезлы катнашма җәелә. 3 катка кызыл чөгендер җәелә, аның өстенә майонез сылыйбыз. Иң өскә мин гранат төшләрен тездем. Әстерхан чикләвеге булса, гранат урынына чикләвек сипсәгез дә тәмле була.
Нет комментариев