Лилия Әскаровадан том-ям рецепты
Ашны тирән тәлинкәләргә бүлеп табынга чыгарабыз. Янына кечкенә савыт белән дөге куябыз
Кирәк була: тавык шулпасы (минеке 1 литр иде). 1 стакан түгәрәк дөгене (200 граммлы стакан) аерым тозлы суда пешереп куйсак, җайлы була.
Калын төпле кәстрюлдә май салып башта 1 баш суганны кыздырып алабыз 1 минут чамасы. Шуңа 200 гр чамасы шампионьон гөмбәсен турап салабыз (свежий), 2-3 мин кыздырып алабыз, аннары шул катнашмага Том-ям пастасы салабыз һәм аны 2 мин чамасы кыздырырга кирәк суганлы-гөмбәле катнашма белән. Пастаны чамалап салыгыз, бик әче булмасын. Аннары салам 1 литр тавык шулпасын (шулпа булмаса, кайнаган су салып та тәмле чыга), 150-200 гр тирәсе вак чери помидор (булмаса, эреләрен вакларга да була), тәменчә тоз өстибез.
Шулпа кайнап чыкканнан соң 5 мин чамасы пешереп алам. Шуннан соң шул шулпага чистартылган һәм туралган диңгез ризыклары өстибез. Мин креветка һәм коктеиль из морепродуктов дип аталган катнашма салдым (300-350 гр тирәсе булгандыр). Аш кайнап чыгып 3 мин чамасында пешкәч, 20-30 процентлы 200 грамм күләмендә сливки саласы. Иң ахырдан лимон согы, сарымсак һәм туралган петрушканы (башка үләннәр дә ярый) салып, ашны сүндерәбез.
Ашны тирән тәлинкәләргә бүлеп табынга чыгарабыз. Янына кечкенә савыт белән дөге куябыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев