Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Пәхләвә ясыйбыз

Үзегезгә саклап куегыз!

Камыр өчен: 230 грамм он, 100 грамм ак май, 100 грамм кибет каймагы, 2 йомырка  сарысы, 2 чәй калагы көпшәкләндергеч әзерлибез.
Онга май, каймак, йомырканың  сарысын, көпшәкләндергеч салып камыр басабыз да пакетка салып эчлек әзерләгәнче суыткычка алып куябыз.

Эчлек өчен:  200 грамм чистартылган әстерхан чикләвеге (грецкий орех), 140 грамм шикәр комы, 2 йомырка агыз.
Чикләвекне блендерда ваклыйбыз, шикәр комы һәм йомырканың агын салып болгатабыз. Эчлек әзер.

Камырны 4 өлешкә бүләбез. Майланган табага (минеке 30 см*20 см) беренче катын җәябез, өстенә эчлекне җәябез, аннары  – икенче кат, эчлек. Шулай 4 катны җәйгәч, йомырка сарысы белән майлыйбыз. Ромбиклар формасында камырны кисәбез. Һәр ромбикка чикләвек куеп чыгабыз. Алдан җылытылган духовкага 180 градуска 20-25 минутка пешәргә куябыз. 

40 грамм балны эретеп алабыз. Пәхләвәне духовкадан алып балны өстенә агызабыз, тагын 15 минутка духовкага куеп алабыз.

 

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аш-су бүлмәсендә пәхләвә