Раилә Ахуновадан сырлы шарчыклар
Аш-су бүлмәсе

Раилә Ахуновадан сырлы шарчыклар

Шарчыкларны кызган майда болгаткалап 3 минут тотабыз кызарганчы. Тәмле булсын!

 

Кирәк булачак:

- Сыр 350 гр( твердый яки полутвердый)
- 1 йомырка
- 1 аш к крахмал
- 2 аш к он
- Кыздырыр өчен сыек май.

Эш барышы:

Сырны вак терка аша чыгарабыз, йомырка, крахмал, он кушып болгатабыз, тактага крахмал сибеп, массаны шунда төшереп, кулга ябышмаска крахмалда әвәләп алабыз да, шарчыклар тәгәрәтәбез бер тигез итеп, кулга ябешсә , сулап алабыз кулны.

Кызган майда болгаткалап 3 минут тотабыз кызарганчы. Тәмле булсын!


аш-су бүлмәсендә

Нет комментариев