Замирә Рәҗәповадан кыяр тозлау рецепты
Аш-су бүлмәсе

Замирә Рәҗәповадан кыяр тозлау рецепты

Бу ысул белән тозласагыз, мичкәдән чыккан кебек шыгырдап торган тозлы кыяр ашарсыз

Рецепт бик җиңел. Кыярларны хрен яфракларына төрәбез. Чиста банкалар төбенә укроп һәм өч-дүрт данә сарымсак салабыз. Төрелгән кыярларны банкага тутырабыз.

Рассол: суның бер литрына 50 г тоз һәм 25 г шикәр. Кайнатырга һәм кайнар килеш кыяр өстенә агызырга. Капрон капкач белән каплыйбыз, суынырга калдырабыз.

Вакыт узу белән банкадагы тоз агарырга мөмкин, бу нормаль күренеш.


аш-су бүлмәсендә

Нет комментариев