Хезмәт

Балтач районы

16+
Авыл хуҗалыгы

Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллиятенең 2нче филиалы федераль экспериментка кушылды

ОГЭны гадиләштерелгән ысул белән тапшыру буенча эксперимент узган ел старт алды

2026 елда Татарстан урта һөнәри белем алу мөмкинлеген арттыруга юнәлдерелгән федераль экспериментка кушылды. Хәзер республиканың 51 көллиятендә ихтыяҗ булган 40 белгечлекнең берсен сайлап алу өчен, чыгарылыш сыйныф укучыларына күнеккән дүрт урынына нибары ике мәҗбүри имтихан — рус теле һәм математика тапшырырга кирәк.

Бу көллиятләр арасында Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллиятенең 2нче филиалы да бар. Эксперимент һөнәри юнәлешләрнең киң спектрын үз эченә ала: авыл хуҗалыгы җитештерүе мастеры, авыл хуҗалыгы техникасын һәм җайланмаларын эксплуатацияләү һәм ремонтлау, яшел хуҗалык эшчесе, фермер, терлекләрдән алынган азык-төлек продуктларын җитештерү аппаратчысы-операторы.

ОГЭны гадиләштерелгән ысул белән тапшыру буенча эксперимент узган ел старт алды һәм «Профессионалитет» федераль проектының «Яшьләр һәм балалар» милли проектының максатларына туры килә. Ул мәктәп укучыларын иртә профориентацияләүгә һәм төбәк икътисады өчен квалификацияле кадрлар әзерләүгә юнәлдерелгән.

#Нацпроектмолодежьидети

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев