Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллиятенең 2нче филиалы студентлары изге эштән читтә калмады
«Студентларның мондый чараларда катнашуы табигатебезгә сакчыл караш тәрбияләүдән тыш, хезмәт тәрбиясенә дә өйрәтә», ди укытучылары Наилә Галиева
Республикабызда, шул исәптән районыбызда агач утырту матур гадәткә керде һәм елдан-ел киңрәк колач ала бара.
Әлеге изге эштә Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллиятенең 2нче филиалының 11 төркем студентлары да актив катнашты.
– Студентларның мондый чараларда катнашуы табигатебезгә сакчыл караш тәрбияләүдән тыш, хезмәт тәрбиясенә дә өйрәтә, - ди укытучылары Наилә Галиева.
Утыртылган һәр яшь үсенте – Бөек Ватан сугышы геройларына тирән рәхмәтебезне белдерү, аларның батырлыгы һәм тыныч күк йөзе турында искә төшерү ул. Бу агачлар безнең җирдә үсәчәк, киләчәк буыннарга Ватаныбыз өчен көрәшүчеләрне искә төшерәчәк. Бу безнең мәңгелек хәтер һәм чын патриотизм тәрбияләүгә керткән өлешебез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев