Балтач авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре «Фермерлык коды» дип аталган тематик уенда көч сынашты
Һәр командага да бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды
«Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе юнәлешендә хезмәт куючы белгечләр өчен «Фермерлык коды» дип аталган тематик уен узды.
Җиде турдан торган уенда катнашучылар үз көчләрен төрлечә сынап карады: математик биремнәр чиште, авыл хуҗалыгы белән бәйле сынамышлар һәм мәкальләрне искә төшерде, хәрефләрдән сүзләр төзеде, бөртекле культураларны төрләргә аерды.
Уен бик күңелле узды. Һәр командага да бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев