Балтач Сабан туенда бертөркем райондашларыбыз дәүләт бүләкләренә лаек булды
Хезмәт алдынгыларын бүләкләү матур мизгел
Район Сабан туенда елның-елында хезмәт алдынгылары бүләкләнә. Быел да бертөркем райондашларыбыз дәүләт бүләкләренә лаек булды.
Агросәнәгать комплексында күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен «Якты юл» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең тракторчысы Габделхаков Фаяз Фарук улына, «Якты юл» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең баш агрономы Нәҗипов Зөлкәфир Зөлкәрам улына, «Кызыл юл» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы коллективына (җитәкчесе Хәйруллин Фердинанд Нургаян улына) Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы Министрлыгы Рәхмәте белдерелде.
Нәтиҗәле хезмәте, агросәнәгать комплексын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Рәхмәтен белдерә:
- «Бөрбаш» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Солтанов Рафис Фарадис улына,
- «Уңыш» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте идарәчесе вазыйфасын башкарган Ганиев Разит Габдулла улына,
- «Россельхозцентр» Федераль дәүләт бюджет учреждениесе филиалының Балтач районы бүлеге башлыгы Ногманов Рафил Мөхтәрәм улына,
- крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Гафиуллин Ренат Раиф улына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев