Балтачта ат чабышы сезонын ябыла
Авыл хуҗалыгы

Балтачта ат чабышы сезонын ябыла

‎Ярышларга теркәлү иртәнге сәгать 9.30 - 10.30. ‎Ат чабышларына старт 11.00 сәгатьтә бирелә

‎3 октябрь көнне, ат чабышы сезоны ябылу уңаеннан, «Сабантуй» паркы янәшәсендәге болынлыкта, традицион ярышлар узачак. ‎

‎Ярышлар – Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм экстра класслы ат үрчетүче Габдрахман Әхмәт улы Ишморатовның якты истәлегенә багышлана.

Чабышлар ике яшьлек атлар, чиста токымлы айгырлар һәм бияләр арасында, 1400 – 2000 метр аралыктагы дистанцияләрдә оештырыла.

В Балтасях закрывается сезон скачек

 

Атлар өчен мәҗбүри таләпләр: 

  • ярышларда катнашу өчен атның паспорты;
  • ветеринар күзәтү үтүе хакында белешмәсе (1нче номерлы форма яки 4нче номерлы белешмә).

Һәр җайдакка кагылышлы таләпләр:

  • саклагыч шлем (каска);
  • паспорт копиясе һәм медицина тикшеренүе хакында белешмә;
  • 14 яше тулмаган җайдакларның әти-әниләреннән алынган рөхсәт язуы булу таләп ителә.

‎Ярышларга теркәлү иртәнге сәгать 9.30 - 10.30. ‎Ат чабышларына старт 11.00 сәгатьтә бирелә. ‎


Нет комментариев