Хезмәт

Балтач районы

16+
Авыл хуҗалыгы

Балтачта терлек азыгы хәзерләү техникаларын тикшерә башладылар

Рейлар барышында басуда эшләячәк хезмәтчәннәрнең махсус кием, аптечка, янгын сүндергеч җиһазлары белән тәэмин ителеше тикшерелде һәм хезмәткә түләү мәсьәләләренә дә басым ясалды

Балтачта терлек азыгы хәзерләү техникаларын тикшерә башладылар. Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек эшләре буенча министр урынбасары Дилүс Сәлимгәрәй улы Баязитов һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләрен берләштергән махсус комиссия, Тимирязев исемендәге , «Татарстан», «Яңа тормыш», «Кызыл юл» авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә булдылар.

Рейдлар барышында терлек азыгы хәзерләү агрегатларының техник торышына, басудан азык утарларына яшел масса һәм печән ташучы транспорт чараларының әзерлегенә, механизаторлар һәм шоферлар белән тәэмин ителешенә, азык утарларының чисталыгына, траншеяларның төзеклегенә төп игътибар бирелде.

Рейлар барышында, шулай ук, басуда эшләячәк хезмәтчәннәрнең махсус кием, аптечка, янгын сүндергеч җиһазлары белән тәэмин ителеше тикшерелде һәм хезмәткә түләү мәсьәләләренә дә басым ясалды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рейд