Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Авыл хуҗалыгы

Басулар сары төсмердә, комбайннар әзерлек сызыгында

Зарыгып көткән чор да килеп җитте. Кайсыдыр хуҗалык урып-җыюга иң беренче керешәчәк, кемнеңдер басуы соңрак өлгерәчәк, ничек кенә булмасын, мул уңышлы ел булсын, һава торышы игенчеләргә аяк чалмасын иде

"Смәел“дә өч “кыр корабы” урып-җыю кампаниясенә әзер. Бер комбайнга биредә 600 гектардан артык мәйдан туры килә. Район буенча алып карасак, 450 гектар. Елдан-ел комбайннар саны кимү сәбәпле, бер комбайнга булган план да арта.

— Читтә булган җирләребез дә бар, аларга йөргәндә берүк куркынычсызлык техникасын, иминлек кагыйдәләрен үтәп йөрергә кирәк, — дип мөрәҗәгать итте Мәсхүт Гарипов. — Бер комбайнга 600 гектардан артык мәйдан туры килә дидек, бу әле күпьеллык үләннәрне кертмичә. Анысы 70 гектар. Аннан тыш, бөртеккә аласы кукуруз да бар. Амбар хуҗалыгы бик әйбәт хәлдә дия алмыйм. Анда эшләр әле бик күп. Шуңа ындыр табагына алып кайтыр өчен подборщик белән эшләмичә булмас. Моның өчен "Магдон"ны да әйбәтләп көйләп бетерергә кирәк. Бер "Магдон"га гына авыр булыр, ләкин урып җыештырсак, амбар хуҗалыгына да эш кимрәк булачак, уңышны югалту да кимеячәк.
Әлеге хуҗалыкта да комбайннарны вакытында әзерләп бетергәннәре өчен комбайнчыларга акчалата бүләк бирелде.

"Борнак"лыларның әзерлеген ерактан ук күреп була иде. Комбайнчылар тиешенчә махсус эш киемнәреннән йөриләр, "кыр кораблары“нда иминлекне саклау ягыннан булырга тиешле бөтен әйберләрне: янгын сүндергеч, аптечка, авария знагы, запас су, аннан тыш эш кораллары — чиләк, көрәк, сәнәк, себерке һәм башкасы комиссия әгъзаларының күзалдына ук әзерләп куелган иде. Комбайнны тикшергән вакытта да ярты капчык жаткага салынган бөртеклеләрнең брезентка төшмәве дә әлеге хуҗалыкка иң югары бәя бирергә мөмкинлек тудырды. Тәҗрибәле игенчеләрнең урып-җыю чорын ничек көткәннәре дә шуннан күренә.

— Быел игенчеләребез ярдәмчеләрсез генә эшләп карарга булдылар. Матур итеп эшләп чыгарлар дип ышанып калабыз. Үзләре генә дип әйтү дөрес тә булмас, урып-җыю чорында комбайн ватыла калса, җитәкче дә, агроном да, инженер да, бригадир да шунда була.

Аллаһыга шөкер, басулар җитешеп килә. Көзге һәм язгы кыр эшләренең нәтиҗәсе буларак, уракны әйбәт кенә җыеп алырга планлаштырабыз. Көннәр матур торып, игенчеләребез исән-сау булып, матур итеп эшләп чыгарбыз, дип өметләнеп калам. Амбар хуҗалыгына килгәндә, барысы да әзер диярлек. Гомуми итеп алганда, көзге кыр эшләренә без әзер. Бергә һәм бердәм булыйк. Моңарчы матур итеп эшләдек, хәвеф-хәтәрсез эшләрне тәмамлап, уңышларны җыеп алып, аның бәрәкәтен күреп, “Борнак” җәмгыятендә матур итеп киләчәктә дә эшләрбез дип ышанып калам, — диде хуҗалык җитәкчесе Рәфкать Нәҗипов.

“Яңа тормыш” җәмгыятендә быел да уракка өч “кыр корабы” чыгачак. Һәркайсы тәҗрибәле, үз эшләрен ялт итеп башкара торган игенчеләр хезмәт куя биредә.

“Бөртеклеләр һәм кукурузны орлыкка алуны да кертеп, 2100 гектар тирәсе мәйданны суктырып аласы бар. Иң мөһиме һава торышы әйбәт булсын, бер-беребезне аңлап эшлик. Басудан-басуга күчкәндә чистарту эшләрен тиешенчә башкарыйк, чөнки игенчеләрнең йөзе — ул басу”, диде хуҗалыкның баш агрономы Илгиз Заһидуллин.

“Аллаһыга шөкер, комбайнда эшләргә игенчеләребез дә, аларга ярдәмчеләр дә бар. Иң мөһиме, урып-җыю чорын исән-имин эшләп чыгарга язсын. Хәвеф-хәтәрләр, кайгы-хәсрәтләр булмасын, андый әйберләр булса, эшләүнең бер рәте дә калмый. Уңышлар, егетләр”, диде җәмгыять җитәкчесе Ранил Габдрахманов.

"Бөрбаш“лыларның игенчеләр сафы быел үзгәрешләр кичергән. Озак еллар алтын башак-лы кырларны гизгән Нурислам Сабирҗанов үз штурвалын Рәйхан Хәйретдиновка тапшырган.
“Игенчеләребез билгеләнгән көнгә комбайннарны әзерләп, парад сызыгына куйды. Афәрин! Күпмедер эшләрегез бардыр әле, чөнки комбайнда эш бетми. Уракка керешкәнче аларны карап бетерерсез дип ышанам. Урып-җыю чорының һәрчак иң авырына әзер булырга кирәк. Чөнки күп әйбер һава торышына да бәйле булуын онытмыйк.

Өч комбайнга быел ике миллион ике йөз мең сум тирәсе запас частьлар алынды. Инде әзерлекне тиешенчә башкардык. Хәзер матур күрсәткечләргә ирешеп, ашлыкны җирдә аз калдырып, амбарларга мул уңыш кайтарырга язсын”, диде хуҗалыкның баш инженеры Альфред Нурмиев.

“Районнан килгән комиссия тарафыннан сертификат, премия, вымпел дип тә, республика гранты дип тә әйттеләр, ләкин бу комбайнны чаптырырга, кызуланырга котырта торган әйбер, шуңа мин аларны кирәк санамыйм. Комбайн ул иләк, югалту бик аз күләмдә генә булырга тиеш. Хуҗалык җитәкчесе белән басуларны карап чыктык, бик яхшы уңыш формалашкан. Чабабыз икән, без бу уңышның яртысын гына сугып ала алачакбыз. Комбайн әкрен йөрергә һәм яхшы итеп иләргә тиеш. Саламнан, башактан орлыкны аерып ала торган механизм ул”, дип үтемле чыгышын тәмамлады баш агроном Искәндәр Гыйльметдинов.

Зарыгып көткән чор да килеп җитте. Кайсыдыр хуҗалык урып-җыюга иң беренче керешәчәк, кемнеңдер басуы соңрак өлгерәчәк, ничек кенә булмасын, мул уңышлы ел булсын, һава торышы игенчеләргә аяк чалмасын иде. Инде күз ачып йомганчы беренче вымпел ияләре дә билгеле булыр. Хәерле сәгатьтә эшкә керешергә язсын, игенче!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев