— Кабинада иптәшләре бар инде аның, монсын да шунда элеп куям, — дип сөенече белән бүлеште Алмаз.
Моннан ике ел элек «Трактор-шоу» республика бәйгесендә катнашып, икенче урынга лаек булган Алмаз Корбангалиев хезмәт сөючәнлеге белән аерылып тора торган механизаторларның берсе.
Бер түгел, берничә техниканы иярләүче механизатор елның-елында алдынгы игенче буларак вымпелга лаек булып тора.
Бүген дә район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов Алмазга вымпел тапшырып, алга таба да уңышлар теләде. Ә «Бөрбаш» җәмгыяте җитәкчесе Рафис Солтанов нәтиҗәле хезмәте өчен сертификат тапшырып үтте. Бер көндә ике бүләк иясе булган Алмазны без дә ихластан котлыйбыз.
Нет комментариев