ҺӨНӘРЕ БУЕНЧА ИҢ ЯХШЫ ЯШЬ БЕЛГЕЧЛӘР
6 декабрь көнне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының яшь хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» респуб-лика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Шунысы сөенечле – әлеге чарада елның-елында безнең район яшьләре дә бар.
Конкурс инде 13 мәртәбә үткәрелде, ул Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы яшь хезмәткәрләренең һөнәри осталыгын арттыру һәм авыл хуҗалыгы һөнәрләренең абруен күтәрү, алдынгы тәҗрибә туплау, яшьләрне агросәнәгать комплексы оешмаларына эшкә җәлеп итүдә булышу максатларында уздырыла. «Конкурста катнашу һәрчак кыен, әмма шул ук вакытта кызыклы да, чөнки бу һөнәри һәм шәхси үсеш өчен менә дигән мөмкинлек. Сез актив тормыш позициясен, үз-үзегезгә ышанычны, яхшырак булырга омтылуыгызны күрсәтәсез. Һәм бу сыйфатлар сезгә киләчәктә зур уңышларга ирешергә ярдәм итәчәк», — дип билгеләп үтте чарада катнашучы Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.
Агросәнәгать комплексында белгечләр иң кыйммәтле кадрлар булып санала, ә «Һөнәре буенча иң яхшы» һөнәри осталык конкурсы алар арасыннан иң талантлыларын ачыкларга ярдәм итә һәм без үз чиратыбызда призлы урыннар алуга ирешкән районыбызның яшь белгечләре белән таныштырып узабыз:
«Иң яхшы бухгалтер-икътисадчы» номинациясендә «Борнак» җәмгыятеннән Искәндәр Фазлыев беренче урынга лаек булды.
«Иң яхшы механизатор» номинациясендә Тимирязев исемендәге җәмгыятьтән Нурсил Сабиров — беренче, «Активист» хуҗалыгыннан Андрей Колесников өченче урынны яулады.
«Терлек үрчетү буенча иң яхшы технолог» номинациясендә район ветеринария берләшмәсеннән Илдар Тимербаев беренче булып танылды.
«Иң яхшы мал табибы» номинациясендә «Татарстан» хуҗалыгыннан Азат Зарипов икенче урынга лаек булды.
«Иң яхшы инженер-механик» номинациясендә «Татарстан» хуҗалыгыннан Илназ Әхмәдиев — икенче, «Активист» хуҗалыгыннан Руслан Константинов — өченче урынны яуладылар.
«Иң яхшы агроном» номинациясендә «Татарстан» хуҗалыгыннан Фирдүс Хәкимов икенче урынны алуга иреште.
«Иң яхшы сыер саву операторы» номинациясендә «Труд» җәмгыятеннән Антон Никитин өченче урынга лаек булды.
Җиңүчеләр зур акчалата бүләкләр генә түгел, чит илнең алдынгы предприя-тиеләрендә стажировкалар узу мөмкинлеге дә алдылар, һөнәрләрендә үсәргә теләүчеләр өчен бу бик яхшы старт.
«Борнак» җәмгыятендә эшләүче, «Иң яхшы бухгалтер-икътисадчы» номинациясендә җиңү яулаган Искәндәр Фазлыев әлеге конкурста үз көчен тәүге тапкыр 2022 елда сынап карый. Ул елны аңа уңыш елмаймый, ләкин ул бирешми һәм 2023 елда янәдән бәйгедә катнашып, беренче урынны яулый. Акчалата бүләккә, истәлек бүләкләренә һәм иң мөһиме чит илдә стажировка үтүгә лаек була. Ике атна Төркиядә булып, тәҗрибәсен тулыландырып кайта ул. Беренче урын алган катнашучыларга икенче елда катнашырга ярамаганлыктан, Искәндәр 2024 елда әлеге конкурс-тан читтә кала һәм быел янәдән үз белемен сынап карарга була. Тырыш, үз һөнәрен яратып башкара торган Искәндәр Фазлыев быел янәдән беренче урынга лаек булып, акчалата һәм истәлекле бүләкләр ала. Ә стажировка үтәргә кайсы чит илгә барасын төгәл генә әйтмәгәннәр әле.
— Әлеге бәйгедә катнашу үз белемнәреңне сынап карарга да, тәҗрибә тупларга да, яңа танышулар булдырырга да зур этәргеч ул. Анда танышкан башка шәһәр һәм район белгечләренең кайберләре белән элемтәләрне өзмичә, эшебез турында аралашып торабыз. Районыбызның яшь белгечләре әлеге конкурста катнашсыннар, үз көчләрен сынап карасыннар иде, — дип тели Искәндәр.
2017 елда югары белем алып, шул ук елны «Борнак» җәмгыятендә хезмәт юлын башлап җибәргән яшь белгечне ихластан җиңүе белән котлыйбыз. Җиңүләрең дәвамлы булсын, Искәндәр!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев