«Яңа тормыш»лылар урып-җыюда бердәм булып эшлиләр, вымпеллы да булдылар (фото)
Авыл хуҗалыгы

«Яңа тормыш»лылар урып-җыюда бердәм булып эшлиләр, вымпеллы да булдылар (фото)

Урып-җыю кампаниясенең өченче атна җиңүчеләре арасында «Яңа тормыш»тан Марат Нигъмәтуллин да бар.

«Яңа тормыш» хуҗалыгында урып-җыюда бердәм булып эшлиләр.

Хәзерге вакытта арыш белән арпа кушып чәчелгән басуда эшлиләр. Күрсәткечләре әйбәт. Басулардан чыга торган уңыш та районның уртача уңышыннан югарырак.

Урып-җыю кампаниясенең өченче атна җиңүчеләре арасында «Яңа тормыш»тан Марат Нигъмәтуллин да бар. Аңа район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин вымпел һәм акчалата бүләк тапшырылды. Комбайнчы ярдәмчеләренә исә «Тимер» компаниясеннән махсус бүләкләр бирелде.


Нет комментариев