Башкала белгечләре «Бөрбаш», «Татартсан» җәмгыятьләрендә булганнан соң, «Яңа тормыш» җәмгыятенә килде. Биредәге әзерлеккә дә югары бәя куелды.
Алдан хәбәр иткәнебезчә, бүген районыбыз хуҗалыкларына терлек азыгы техникаларын һәм терлек азыгы салына торган баз, траншеяларның торышын тикшерер өчен Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының инженер-техник бүлеге әйдәп баручы белгече Инсаф Шәрәфиев, ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин килде.
Башкала белгечләре «Бөрбаш», «Татартсан» җәмгыятьләрендә булганнан соң, «Яңа тормыш» җәмгыятенә килде. Биредәге әзерлеккә дә югары бәя куелды.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин кызыксындыру чаралары белән таныштырды. Һәрбер механизаторга тырыш хезмәте өчен рәхмәт әйтеп, хезмәт чорында исән-сау эшләүләрен теләде
Нет комментариев