Хезмәт

Балтач районы

16+
Авыл хуҗалыгы

Ике иске комбайннан берне җыеп эшлиләр "Якты юл"да (+фоторепортаж)

Соӊгы елларда авыл хужалыгы техникасына бәяләрнеӊ күпләп артуы күпләрне уйланырга мәҗбүр итте. «Якты юл» күмәк хуҗалыгы тракторчысы Илһам Корбанов ярдәмче итеп шулай ук тракторчы Фәрит Хәкимовны «кодалап», иске, эштән чыккан ике «Дон-1500» комбайннан берне җыярга карар кылалар.

Ниятләре изге булгандыр, бу эшне башкарып чыгып, урып-җыюга үзләренеӊ шөребенә кадәр яӊадан җыйган комбайн белән керешәләр. Күз тимәсен, комбайннары сугуда көйле бара, инде 28 июль көненә 2710 центнер ашлык суктырып алырга өлгергәннәр. Ә комбайнерлар арасында беренчелек хәзергә Рифат Бариевта, аныӊ комбайныннан 3330 центнер гәрәбәдәй ашлык амбарга озатылган, Рөстәм Закиров экипажы 3324 центнер икмәк суктырган, Илшат Шиһабетдинов исә 2393 центнер ашлык кайтарган. Шода вылыннан тәҗрибәле комбайнчы Наил Закиров бу җаваплы чорда үзенә терәк һәм булышчы итеп улын Аязны алып чыккан, аларныӊ гаилә экипажы 2564 центнер ашлык суктырып, алдынгы урынга дәгъва кыла.
Уӊган, булган шоферлар Илдус Гайсин, Рамил Гайнуллин, Рафаил Хәбибуллин, Илгизәр Һадиев, Илшат Әшрәфҗанов, Динар Гайнуллиннар комбайннарныӊ туктап торуына юл куймыйча, амбарга вакытында ашлыкны ташып торалар. Иген кырларында эш һәркемгә җитәрлек. Әнә, папкасын кыстырып хуҗалык икъдисатчысы Рәхимә Нигъмәтжанова көнгә икешәр тапкыр һәр комбайнчы, тракторчы, шофер янында булып, башкарылган эшнеӊ исәп-хисабын күрсәтә, тиененә кадәр санап, хезмәт хакыныӊ да күпме булганлыгын җиткерә.
Бүгенге көндә миллионлаган сумнар торучы комбайннар янында янгынны кисәтү һәм булдырмау иминлеге өчен машинасы белән сакта торучы Алмаз Шәйхетдиновныӊ хезмәте үтә дә җаваплы. Тәмле һәм туклыклы ашлар белән сыйлаучы Низамиева Гүзәл, автобусында вакытында ашау алып килүне тәэмин итүче Алмаз Фәйзрахмановларны кырда эшләүчеләр көтеп ала. Хәвеф-хәтәр булдырмыйча, көннәре матур булып, үстерелгән икмәкне югалтуларсыз җыеп алу омтылышы белән бердәм булып тырышалар «Якты юл»лылар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250