Балтачта комбайннар парады дәвам итә
Бүген “кыр кораблары”ның урып-җыю чорына әзерлеген тикшерү, ягъни комбайннар парадының икенче көне
Бүген төшкә кадәр комбайннар парады «Яңа тормыш» хуҗалыгында дәвам итте. Бирегә хуҗалардан тыш «Смәел» һәм «Борнак», «Маяк» хуҗалыкларыннан да килгәннәр иде.
Төштән соң парад «Активист» хуҗалыгында дәвам итте. Биредә «Якты юл», «Активист», «Кызыл юл», «Кама» хуҗалыклары комбайнчылары имтихан тотты.
Техниканы комиссия вәкилләре яхшы бәяләде, саклык чаралары, кеше иминлегенең иң беренче урында торуына аеруча басым ясалды. Болардан тыш, парадта комбайнда һәм башка урып-җыю техникасында эшләүче механизаторларның хезмәт хакы, кызыксындыру чаралары буенча мәсьәләләр дә күтәрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев