Хезмәт

Балтач районы

16+
Авыл хуҗалыгы

Котыру чире сәбәпле, фермага карантин кертелгән

2 км радиустагы территориядә ярминкәләр, күргәзмәләр һәм авыруга бирешүчән хайваннарны күчерү һәм туплау белән бәйле башка чаралар үткәрү тыела

Әлмәт муниципаль районының Кичүчат авыл җирлегендә терлекләр котыру чире буенча карантин кертелгән. Авыру чыганагы «Кичүчат» ҖЧҖендә табылган, анда мөгезле эре терлекләр асрала. Карантин кертү турындагы карарга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имза куйган.

«Эпизоотик нокта һәм имин булмаган пункт территорияләрендә хайваннарның котыру авырулы булуына бәйле рәвештә чикләү чаралары (карантин) билгеләргә», – диелә документта.

Кичүчат авыл җирлегендәге ферма территориясе һәм эпизоотик нокта чикләреннән 2 км радиустагы зона чикләүләргә эләкте.

Эпизоотик ноктада, яисә фермада, авыру хайваннарны дәвалау, терлекләрне кертү һәм чыгару, үлгән хайваннарның тиреләрен алу, шулай ук бу территориягә чит кешеләргә керү тыела.

2 км радиустагы территориядә ярминкәләр, күргәзмәләр һәм авыруга бирешүчән хайваннарны күчерү һәм туплау белән бәйле башка чаралар үткәрү тыела. Моннан тыш, терлекләрне чыгарырга һәм кыргый хайваннарны тотарга ярамый.

Карантин котыру авырулы соңгы терлекне чалганнан һәм кирәкле ветеринария чаралары үткәрелгәннән соң 60 көн узгач бетерелә.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев