Кул кушырып утырып булмый
2026 елны әле генә башлаган идек, аның өчтән бере узып та киткән. Районда терлекчелек өлкәсендәге бу чордагы башкарылган эшләр, җибәрелгән кимчелекләр турында район утырышлар залында хуҗалык җитәкчеләре, терлекчелек өчен җаваплы белгечләр катнашында киңәшмәдә зур сөйләшү булды
Терлекчек буенча китерелгән төп күрсәткечләргә караганда, бу тармак та бар да әйбәт кебек. 1 майга район хуҗалыкларында мөгезле эре терлекләрнең баш саны 45803гә җитеп, узган елның шул чоры белән чагыштырганда 1203 башка күбрәк булды.
Сөт җитештерү районның, хуҗалыкларның икътисадын тот-рыклы итүдә иң мөһим тармак икәне күпләргә яхшы таныш, дип дәвам итте үзенең сүзен Балтач район азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы идарәсе баш белгече Хәлим Рәхимуллин һәм бу мәсьәләгә чыгышында зур игътибар бирде. Елның дүрт аенда күмәк хуҗалыкларда (шәхси хуҗалыклардан тыш) барлыгы 52428 тонна сөт җитештерлгән.
Узган елның шул чоры белән чагыштырганда бу 4744 тоннага артык. Иң күп сөт «Татарстан» һәм "Кызыл юл«да — 6325-4658 тонна савылган. «Дуслык», «Сосна» хуҗалыклары да бу юнәлештә нәтиҗәле эшлиләр, аларда дүрт айда 3888-3747 тонна сөт җитештерелгән. Районның биш хуҗалыгы — «Яңа тормыш», «Арбор», «Смәел», «Алга» һәм Тукай исемендәге хуҗалыклар алдагы елның шушы чоры белән чагыштырганда начар эшләделәр, шушы биш хуҗалык 473 тонна сөтне кимрәк җитештерделәр.
— Болай барса, сөт җитештерү тагын да кимергә мөмкин, ә моңа юл куярга ярамый. Кемнәрдер, сөтнең бәясе төште, аңа игътибарны киметсәң дә ярыйдыр, дигән ялгыш фикер белән яши кебек тоела, дип сүзгә кушылды киңәшмәне алып барган район башлыгы Рамил Нотфуллин. Сөттән кергән акчаның кимүен без бары аны тагын да күбрәк җитештереп кенә каплый алабыз. Әйе, сөт тармагында 35-40 процент рентабельлек булган чаклар бар иде. Без бәяләр уйнавына тәэсир итә алмыйбыз, әмма 10 процент рентабельлек булса да, сөт җитештерү файдалы, дигән сүз. Барыннан да бигрәк, бозау алу, яшь терлекләрне тәрбияләү, таналарны вакытында кап-лату, алардан бозау алу мәсьәләләренә төп игътибарны бирергә кирәк. Бозау булмаса, сөт булмаганын сез бит аңлыйсыз, сыер сөтне бозавына, дип бирә. Бу мәсьәләләрне уңай хәл иткәндә генә бу тармакны югары табышлы итә алабыз, диде, ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев