Нурислам Сабирҗанов: «38нче урагым» (фото)
Авыл хуҗалыгы

Нурислам Сабирҗанов: «38нче урагым» (фото)

Беренче олау бөртеклеләрне кайтарганы өчен Рафис Солтанов та бүләкләде

«Бөрбаш» җәмгыяте игенчесе Нурислам Сабирҗановны чын җир улы дип атасам, ялгышмам. Иртә яздан тракторы белән басуга чыгып, башта җир эшкәртсә, аннан чәчүгә керешә, бүгенге көндә инде үзе чәчкән мәйданнардан алтын бөртекләрне түкми-чәчми җыеп та ала.

38нче урагым инде бу минем, — ди Нурислам абый. — Яшь бара, үзебезгә алмаш әзерләргә кирәк, — дип тә өстәп куйды.

Бүген әлеге игенчегә район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов икенче атна нәтиҗәләре буенча, иң алдынгы игенче буларак, вымпел тапшырып узды. «Бөрбаш» җәмгыяте җитәкчесе Рафис Солтанов исә, иң беренче олау бөртеклеләрне суктырып алган игенче буларак истәлек бүләге тапшырып узды аңа. Лаеклы шәхескә лаеклы бүләкләр! Афәрин!

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


вымпел

Нет комментариев