Озак та үтмәс, «Якты юл»да савым залы булачак!» (фото)
«Якты юл» хуҗалыгы рәисе Раиф Хәкимов: - «2016 елда берничә елга исәпләнгән терлекчелек биналарын ремонтлау программасын булдырып, аны тормышка ашыра да башладык. Шода фермасында ике абзарга ремонт кертелде, Куныр фермасында кардаларны яӊадан, тимер торбалардан эшләп чыга алдык, җәй башында 5 бинаныӊ түбәсенә давыл зыян салган иде, аларны яӊарту 400 меӊ...
Күӊелле булмаса да, Пенсия фондына әҗәтлеләр исемлегенә кердек. Шушы бер, бер ай ярымда бу авырлык артта калыр, дип уйлыйм. Киткән чыгымнар да шактый булды, сатып ала торган тимер эшләнмәләр, торбаларга, түбә калайларына бер-бер алганда да 1әр миллион сум акча күчерергә туры килде. Техника паркын яӊарту максатыннан барлык җайланмалары белән 1 миллион 300 меӊ сумга КУН тракторы, 1 миллион 400 меӊ сумга дизель двигателе белән «Газ-53» машинасы, 600 меӊ сумнан артык амбар хуҗалыгы өчен орлык чистарту һәм калибрлау техникасы алынды һәм башка кирәк-яракларга да күп тотылды. Хуҗалык итү елында бернинди дә кредит алмаска, дип килешкән идек, бу үтәлә һәм, әйткәнемчә, Пенсия фондына түләп бетерсәк, бар да җайланыр, дип уйлыйм».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев