“Сосна” механизаторлары җырлап-биеп кенә эшли
Сосна мәдәният йорты хезмәткәрләре агитбригада белән басуларга чыкты
Иген уңышы өчен көрәштә мәдәният хезмәткәрләре дә үз өлешләрен кертә. Урып-җыю компаниясе чорында Сосна мәдәният йорты хезмәткәрләре, авыл үзешчәннәреннән торган агитбригада басуларда механизаторлар алдында концерт номерлары белән чыгыш ясый.
Шушы көннәрдә «Сосна»ның тырыш, уңган егетләренә көч, дәрман өстәп матур җырлар, нәфис сүзләр, биюләр башкарылды.
Механизаторлар төшке ял вакытында концерт карап, күңелләренә ял алды, чыгышларны бик яратып кабул иттеләр һәм рәхмәт әйтеп калдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев