Хезмәт

Балтач районы

16+
Авыл хуҗалыгы

Сыйфатлы орлык – мул уңыш нигезе

Балтач районында 68 мең гектарга якын чәчүлек җирләре бар, шуның 5000 гектары, ягъни 7 проценты фермерларга һәм ЛПХга туры килә

Соңгы елларда авыл хуҗалыгы тармагында санлы технологияләр киң кулланыла. Орлык әйләнешен күзәтү һәм контрольдә тоту максатыннан Россиядә ФГИС «Орлык» федераль дәүләт мәгълүмати системасы эшли башлады. Әлеге система орлыкларның җитештерелүеннән алып аларны куллануга кадәр булган барлык этапларны бердәм электрон базада теркәү өчен булдырылган.

Төп максаты – чәчү материалларының сыйфатын һәм аларның закон нигезендә әйләнешен тәэмин итү. Система ярдәмендә орлыкның кайда җитештерелгәнен, нинди сортка караганын, аның сыйфатын раслаучы документларны һәм кайсы хуҗалыкта кулланылуын күзәтергә мөмкин. 

Әлеге программада һәрбер авыл хужалыгы продукциясен житештеруче хужалыклар, шул исәптән фермерлар да теркәлергә тиеш. Бер  кашык дегет бер мичкә балны боза дигәндәй, аларның җирләрендә тикшеру узмаган, сыйфатсыз орлык чәчү чүп  үләннәренең  күп  мәйданнарга таралуына  китерә.

Мисалга, Балтач районында  68 мең гектарга   якын  чәчүлек  җирләре бар. Шуның 5000 гектары,  ягъни   7 проценты  фермерларга һәм ЛПХга туры  килә. Аларның  җирләрендә начар сыйфатлы  тубэн репродукцияле орлык  куллану шул бер кашык дегет булып тора  да  инде.  Тубэн репродукцияле һәм орлык материалының тикшертмичә чәчелу очраклары фермерлар арасында еш очрый. Мондый хәлнең кабатлануы түбән уныш алуга һәм басуларның чүп үләне басуына китерә.

Күпьеллык  үләннәр мәйданнары 5  елдан  арта икән,  ул  инде  картайган булып санала. Аны яңадан  сукалап  чәчәргә  яки  башка төрле  культураларга  күчәргә  кирәк.  Былтыр  бу мәсьәләдә күп  фермерларга кисәтү ясалды. Башка районда тиешле таләпләрне үтәмәүчеләрне җир һәм милек  мөнәсәбәтләре палатасы  аша судка  бирү очраклары  да бар.  Әлеге  практиканы  куллану законны бозмаска, һәркем өчен тиеш булган тэлаплэрне үтәргә ярдәм итәр иде.

Сыйфатлы орлык кына тигез тишелеп чыгып, үсемлекләрнең яхшы үсешен тәэмин итә һәм мул уңыш алырга мөмкинлек бирә.

Мөдәррис Фәттахов, 

Россельхознадзорның Татарстан идарәсе фитосанитария hәм орлык контроле бүлеге дәүләт инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев