«Сосна»лылар урып-җыю чорында һәр минутның кадерен белеп, тырышып хезмәт куя.
Урып-җыю кампаниясе барышында намуслы хезмәтләре белән хөрмәткә ирешкән алдынгы игенчеләребез тагын берсе "Сосна" хуҗалыгыннан Тәлгать Зарипов. Район башлыгы Рамил Нотфуллин уңган игенчегә тырыш хезмәте өчен олы рәхмәт әйтеп, вымпел тапшырды.
"Сосна"лылар урып-җыю чорында һәр минутның кадерен белеп, тырышып хезмәт куя. Әнә бит амбарда эшләүче ханымнар "Игенчеләребезнең хәләл хезмәт белән җыеп алган игеннәренең бәрәкәтен күрергә насыйп булсын", дип ничек тырышып эшлиләр. Рәхмәт сезгә!
Фото: Гөлйөзем Маннапова
Нет комментариев