Ярминкәләр уздыру өчен 2,7 мең берәмлектән артык транспорт җәлеп ителгән
Татарстанда фермерлар өч көн ярминкә 282,7 млн сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе саттылар. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
"Ярминкәләрдә 296 тонна яшелчә, шул исәптән 184 тонна бәрәңге, шулай ук 55,2 тонна сөт, 78,3 тонна шикәр, 532,3 мең данә тавык йомыркасы, 301,5 тонна ит сатылган. Ярминкәләр уздыру өчен 2,7 мең берәмлектән артык транспорт җәлеп ителгән", - диелә хәбәрдә.
Татар-информ
Нет комментариев