Татарстанда язгы кыр эшләренә 43 млрд сум акча юнәлдерелде
Татарстанда быел чәчүлек мәйданнары 2,5 миллион гектарга җитте, шуның 1,6 миллион гектарында сабан культуралары чәчелде
Татарстанда быел язгы кыр эшләрен башкаруга 43 миллиард сум акча бүлеп бирелгән. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР вице-премьеры — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, акчаларның шактый өлеше ашламалар, орлыклар, үсемлекләрне яклау чаралары, ягулык-майлау материаллары һәм запас частьләр сатып алуга, шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләренең хезмәтенә түләүгә тотылган. Гомумән алганда, ашламаларга — 15,2 млрд сум, ягулык-майлау материалларына һәм запас частьләргә — 8,8 млрд сум, орлыкларга – 3,7 млрд сум, үсемлекләрне яклауга – 6,3 млрд сум юнәлдерелгән. Тагын 9 млрд сумны башка чыгымнар тәшкил иткән.
Татарстанда быел чәчүлек мәйданнары 2,5 миллион гектарга җитте, шуның 1,6 миллион гектарында сабан культуралары чәчелде. Бөртекле культуралар — 1,2 млн гектар, майлы культуралар — 669 мең гектар, шикәр чөгендере — 53,1 мең гектар, азык культуралары – 616 мең гектар.
Новости Татарстана-ТатарстанДа
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев