Таузар фермасы ышанычлы кулларда
Бүгенге көндә биредә 189 баш мөгезле эре терлек бар.
— Әлеге авылда урнашкан фермада 6 айдан алып үгезләр тәрбияләнә. Бүгенге көндә биредә 189 баш мөгезле эре терлек бар. Әле соңгы көннәрдә генә 26 баш үгезне иткә җибәрдек, гомумән анда 230 башлап терлек тора. Аларны тәрбияләүдә инде шактый еллар Айгөл Халиуллина белән Раиф Һадиев тырышып хезмәт куялар. Узган ел алар коллективына Резеда Һадиева да кушылды. Әлеге торак инде яңа түгел, алай да кирәгенчә төзекләндереп, үгезләргә кирәкле шартлар тудырылып тора. Үзләренә туры китереп төзелгән рацион буенча ашатып, 800-900 грамм артым алып баралар. Баздан азыкны Рәҗәп Нигъмәтуллин төяп тора, ә фермаларга терлек азыгын Илһам Абдрахманов кертә, ул шулай ук Арбаш фермасындагы терлекләрне дә азык белән тәэмин итә. Үз эшен белеп башкара торган, бик тырыш егетләр. Фермада эшләүчеләр кайтып киткәч, төнгә каравылга — Данил Усманов килә, ул инде шулай ук озак еллар биредә эшли, — дип хезмәткәрләр һәм алар башкара торган эшләр белән таныштырып узды ферма мөдире Фәнис Нуриев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев