Хезмәт

Балтач районы

16+
Авыл хуҗалыгы

Тимирязев исемендәге җәмгыятьнең хисап җыелышы булып узды

Җыелышта район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов катнашты

Тимирязев исемендәге җәмгыятьнең хисап җыелышы булып узды. Анда район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов катнашты.

Җыелышта белгечләр 2025 елда эшләнгән эшчәнлекләргә бәя биреп, 2026 елга куелган максат-бурычлар белән дә уртаклаштылар. Хуҗалык җитәкчесе Булат Исрафилов еллык эшчәнлеккә уңай нәтиҗә биреп, һәрбер хезмәткәргә рәхмәтләрен әйтеп узды.

Чыгышларны тәмамлап, сүзне район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов алды. Ул хуҗалык алдына зур бурычлар куеп, аларны үтәп чыгачакларына ышанычын белдерде.

Чара бик матур гадәт белән тәмамланды, хуҗалык җитәкчесе юбиляр, яхшы хезмәткәр, төрле мәртәбәле Мактау таныклыклары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнүчеләрне тәбрикләде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев