Россиядә ашлама җитештерүчеләр язгы кыр эшләре вакытында бәяләрне 15-20 %ка төшерергә булган.
Әлеге фикер Авыл хуҗалыгы һәм Сәүдә-сәнәгать министрлыклары тарафыннан да яклау тапкан.
Ташламаларны гыйнвар-май айларында ясарга җыеналар. Кредит ставкалары арту аркасында, авыл хуҗалыгы базарында катлаулы хәл күзәтелә. Ашламага ташлама ясалган очракта, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр туфракны тиешле дәрәҗәдә ашлый алыр иде, дип белдерә белгечләр.
Фото: http://agroinfo.com/agrariyam-poobeshhali-sdelat-skidki-na-minudobreniya/
Нет комментариев