«Труд» җәмгыяте механизаторлары да транспорт чараларының техник күзәтүен үттеләр.
- Әлеге хуҗалыкта 30 трактор һәм 23 прицеп бар. Алар барысы да язгы кыр эшләренә әзер, - дип билгеләп үтте ТРның дәүләт техник күзәтчелек итү идарәсенең район буенча бүлек башлыгы Марат Габдрахманов. Бу, әлбәттә, механизаторларның да, әлеге эшләргә өлеше кергән һәрбер хезмәткәрнең дә һәм җаваплы белгечләрнең дә уртак тырышлыгы. Озак еллар баш инженер булып эшләүче Рафаил Гыйльманов алдынгылар җыенында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау таныклыгы белән бүләкләнүе дә «Труд»лыларның бу тармактагы эшләренең югары дәрәҗәдә оештырылганын дәлилли. Техникаларның төзеклеген тикшергән вакытта җәмгыять җитәкчесе Рашит Хафизович үзе дә механизаторлар янында булып, эш барышы белән танышып торды.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев