Хезмәт

Балтач районы

16+
Авыл хуҗалыгы

Уңыш бердәм хезмәтне ярата, ди «Татарстан»лылар

Армиядән соң Рәфкать хезмәт юлын туган колхозында дәвам итә

«Татарстан» күмәк хуҗалыгы хезмәтчәнннәре районда бар өлкәдә алдынгылар сафында. Районда бара торган урып җыюда да алар өлгерлек күрсәтәләр. Моның нигезе — механизаторларның һәм җитәкчелекнең тырыш, бердәм эшләве, һәр тармакта эш оештыруның нәтиҗәле булуы, һәр юнәлешне иң җитештерүчән техника белән тәэмин итүдер. 

Уракның беренче атнасында җиңүчеләр сафында алар булуы табигый күренеш. Илшат Һидиятов комбайнчылар арасында җиңү яуласа, Раушан Сабиров ашлык ташуда районда беренче булды.

«Ватаным Татарстан» газетасы «Татарстан» хуҗалыгы комбайнчысы Рәфкать Саттаров турында бик матур, мәгънәле язма бастырган иде. Без дә аның янында комбайнында утырып аз гына сөйләшеп алдык.

— Ундүрт яшьтән комбайнда инде мин. Башта ярдәмче булып эшләдем. Унсигез тулгач, үзем төп комбайнчы булып штурвалга утырдым. 23 урып-җыю сезонына керештем. Аллага шөкер, әйбәт кенә эшләп киттек. 

Армиядән соң Рәфкать хезмәт юлын туган колхозында дәвам итә. Башта иске комбайннарда эшли. 2009 елда үзен өр-яңа «Нива» комбайны бирәләр. Берничә елдан "Дон«га күчә. Үткән ел «РСМ-161» дигән яңа комбайн бирәләр. Бу комбайн районда иң җитештерүчән һәм иң кыйммәтле авыл хуҗалыгы техникасы булып тора. Дөрестән дә, кыйммәтле, әмма шуңа карамастан аны да карап, кадерләп тотарга кирәк. Иртәнге сәгать 6да комбайн янында булабыз, ярдәмчем Данил Федоров белән бер кат тузаннардан, камыл-башаклардан арындырабыз, чистартабыз, майлыйбыз, шунсыз булмый, ди тәҗрибәле комбайнчы.

«Тукано-450» комбайнында эшләүче Райнур Бариевның да исеме алдынгы комбайнчылар исемлегендә еш яңгырый. Өч комбайнчы бер-берсе белән ярышып, бер-берсенә ярдәмләшеп булсынга, дип тырышалар. Ә эш фронты күмәк хуҗалыкта шактый зур. Районда орлыкчылык белән шөгыльләнүче хуҗалык буларак, сортларны сайлап алу, аларны тәрбияләү юнәлешендә ныклап эшлиләр. 

— Көзге бодайның ике сортын чәчкән идек — «Льговская 4» һәм «Скипетр». 200 гектар мәйданда игелгән бодайның һәр гектарыннан 65 центнер уңыш алынды. Борчакның 100 гектарын суктырып алдык. Комбайнчылар арпа басуында, аны егып та алдык, уртача уңыш һәр гектардан 45-48 центнер алабыз, көннәр кызу тора, ә шулай да яңгыры да бик кирәк, – ди «Татарстан» хуҗалыгы баш агрономы Фирдус Хәкимов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев