Уҗымнарга куркыныч янамый, ди авыл хуҗалыгы белгечләре
Авыл хуҗалыгы

Уҗымнарга куркыныч янамый, ди авыл хуҗалыгы белгечләре

Узган елның декабрь аенда кар аз яуды. Бу исә уҗымнар өчен зур куркыныч тудырды. Көннәр артык суытып җибәрсә, уҗымнарның күпләп юкка чыгуы да мөмкин иде.

Бәхеткә, декабрь азагында кар күп яуды. Яңа елның беренче көннәрендә үк бураннар да булды. Хәзер уҗымнарга куркыныч янамый.
- Соңгы вакытта көн саен кар ява. Кайбер урыннарда кар катламының калынлыгы 10-12 сантиметрга җитә. Мондый шартларда уҗымнар бик яхшы сакланырга тиеш, - ди авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре.
Фото: http://newdaynews.ru/12/01/20/

250

Нет комментариев