Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Батырлык

1234нче полкның әләме Балтачта җилферди

«Сагыш сарган йөзләрдә елмаю чаткылары күрү безгә дә бик рәхәт»

Мобилизация башланган көннән алып оешкан һәм бүгенге көнгәчә максатчан рәвештә, җиңүгә зур өметләр баглап, махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә ярдәм итүче «Помощь СВОим Татарстан» төркеме, аның җитәкчесе Мәүлия Сәлахова үзенең командасы вәкилләре Зөлфия ханым һәм Ильяр әфәнде белән 1234 мотоукчы полкы (2 батальон) егетләренең әләмен яу кырында батырларча һәлак булган егетләрнең каберләренә куя, шул ук вакытта каберләрен дә зыярат кылалар, догалар да ирештерәләр, Россия солдатларының талисманына әверелгән чебурашка да тектереп алып киләләр.

— Без Татарстанның төрле районнарында булабыз, — ди алар. — Ерак араларны якын итеп барабыз, чөнки кая гына барса та, безне һәлак булганнарның якынннары зарыгып көтеп ала. Сез безгә куаныч бүләк иттегез, газизебезне искә алдыгыз, дип чиксез рәхмәтләрен белдерәләр. Якыннарының сагыш сарган йөзләрендә елмаю чаткылары күрү безгә дә бик рәхәт, димәк, без дөрес юлда, димәк , безнең эшебез саваплы да, шул ук вакытта мөһим дә.

Бу килгәч волонтер кызлар Норма егете Фәнзил Шакиров белән Балтач егетләре Рамил Зарипов һәм Эдуард Петров каберенә әләмнәр куйдылар, шул ук вакытта әлеге батальоннан булган башка мәрхүм егетләргә дә әләмнәр калдырып киттеләр. 

"Шакир"ны, "Кетл"ны, "Шайтан"ны искә алу мәрасимендә «Балтач нуры» мәчетенең дин әһеле Котдус әфәнде, махсус хәрби операция ветераны Фидәил Хәсәнов, «Ватан сакчылары» фондының Балтачтагы координаторы Дилүс Гатиятуллин, батырларның әти-әнисе, хатыннары, балалары катнашты. 

Мәүлиягә һәм аның командасына изге эшкә алынып, полк командиры белән расланган әләмне һәлак булганнарның соңгы йортларына урнаштырулары өчен чиксез зур рәхмәт. Мәүлия үзе дә батыр хатыны, ире мобилизация башланганнан бирле алгы сафларда, Зөлфиянең ир туганы махсус хәрби операция ветераны. Мәүлия өч бала белән калды, өченче баласы мобилизация башлангач туды. Шушындый хәлдә дә һәлак булганнарны барлап, аларның якыннарын куандырганнары өчен әлеге төркем егетләрен-кызларын Аллаһ үзе куандырсын, төркемнәренә булышучылар күп булсын, илгә җиңү килсен, ирләре исән калсын, әләмнәр фронттагы  һәм тылдагы ныклыкны дәлилләп, батырларның рухларын куандырып җилфердәсен. Шәһит киткәннәрнең урыннары җәннәттә булсын, риза булып  ятсыннар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: волонтерлар