Әлмәттә махсус хәрби операциядә каташучыларның гаиләләренә дәүләт бүләкләре тапшырылды
Гүзәл Хәбетдинова геройларның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты
Әлмәттә махсус хәрби операция бурычларын үтәгәндә һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасы узды. Чарада шәһәр һәм район активистлары катнашты, дип хәбәр итә «Татар-информ».
Тантана башланыр алдыннан Әлмәт муниципаль районы башлыгы Гүзәл Хәбетдинова катнашучылар белән бергә һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алды.
Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә һәлак булган хәрбиләр хәрби бурычларын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары һәм фидакарьлекләре өчен үлгәннән соң Батырлык орденнары, Суворов медальләре һәм «махсус хәрби операциядә катнашучы» медальләре белән бүләкләнделәр.
Гүзәл Хәбетдинова геройларның гаиләләренә бүләкләр тапшырды, туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты һәм хәрбиләрнең батырлыгы район һәм ил тарихында патриотизм һәм антка тугрылык үрнәге буларак мәңгегә калачагын ассызыклады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев