Ардык димиләр, авырсынмыйлар
Бердәм эшләр, матур күренешләр...
Махсус хәрби операциягә егетләр көз аенда киттеләр. Юеш-салкын көзләр, — бер кат киемнән киткән егетләребез туңды, гаиләләреннән йон оекбашлар, бияләйләр сората башладылар. Биш бармакка бар бияләй, тик менә мылтыктан ату өчен өч бармаклысы кирәк бит, анысын каян алырга, ул вакытта әле батальон кибетләре турында уйга да керми. Якыннарының кибетләрдән күпләп җылы оекбаш, бияләй алганнарын күреп, Норма җирлегенең мәдәният хезмәткәрләре «Ник без дә бәйли алабыз бит моны?!», дип, эшкә тотына.
— Безнең китапханәдә «Оста куллар» түгәрәге эшли, — дип сөйли Норма авылы китапханәчесе, волонтерлык хәрәкәтен башлап җибәрүчеләрнең берсе Лилия Шәйхетдинова. — Шунда лаеклы ялдагы апалар шөгыльләнә. Үзара сөйләштек дә, кабасын, орчыгын юнәтеп, йон җыеп, аны язып, эрләп оекбашлар, өч бармаклы перчаткалар бәйли башладык. Бәйләдек тә, чираттагы ялларын тәмамлап киткән егетләргә, аларның иптәшләренә дип тә биреп җибәрә бардык. Үзебезнең җирлекнең һәлак булган егете Айнур Ризванов әле дә күз алдымда, бәйләгән әйберләрне алырга килгәч, Актаныш егете белән иде бугай ул, рәхмәтләрен кат-кат әйтеп чыгып киткәннән соң да борылып, җиңеп кайтачакбыз, дип елмаеп киткән иде.
Бер кат бәйләү эшләреннән соң, егетләрне туган як ризыклары, өй җылысы бөркелгән аш-су белән тәэмин итү мәсьәләсе килеп баса. Монда да уңган Норма халкы читтә калмый, коймаклар пешергәндә үләннәрдән чәй әзерлибез, бик яратып эчәләр бит, әйдә, егетләребезгә дә шундый чәйләр әзерлик, дип, чәй ясарга тотыналар (бу урында Лилия ханымның урам мичләрендә тәмле итеп коймак, казан асып пылау пешерүен исәпкә алыйк. З. Ш). Аш ясарга тырыш волонтерларның берсе Сәвия Сабированың Нөнәгәрдә яшәүче кызы Алсудан өйрәнәләр.
Норма җирлеге эш-мәкәрләргә бай ул. Биредәге эшмәкәрләр үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртып калмыйлар, җирлек тормышында да актив катнашалар, фронтка ярдәм итүдә матди яктан өлешләре күп керә. Коры ашларга кирәкле әйберләрне киптерү өчен киптергечләр сатып алып бирүдә дә аларның ярдәмнәре зур. Мәдәният йортында бер актив группа туплап, сетка үрү эшләре башлыйлар. Сетка үрүдә бердәнбер егетләре Мансур Галиевны бик мактыйлар, юк, үрми ул, тасма җыйдырта торган җайланма ясаган да, парт-неры Дания Кәлимуллина белән тиз арада тасманы әйләндереп, җитез-җитез генә тасмаларны үрүчеләргә илтеп тә бирәләр, бер сәгать тә булмый, — иминлек челтәре әзер.
20-25 кеше әнә шулай бертуктамый тырышып фронт өчен җиң сызганып эшли, 45кә җиткән чаклары да күп була. Сугыш чоры баласы Рауза Сабирова, Сәвия Сабирова, Гүзәлия Насыйбуллина, Сания Сәетова, Гөлирә Нәфыйкова, Сәрия Котдусова, Тәгъзимә Габдуллина, Сылубикә Әхмәтханова, Ольга Ризванова, Гөлчирә Нәбиева, Гүзәл Закирова, Фирая Гобайдуллина, Лилия Нургатина, Рузилә Низамиева, Дания Кәлимуллина, Лилия Галимуллина, Гөлнара Сабирҗанова, Зөһрә Кәримова, Нурия Мөэминова, Зилә Шәрипова, Розалия Хәбибуллина, Әнисә Гарифуллина, Раушания Галиева, Лилия Шәйхетдинова, Гүзәл-Ирек Мифтаховлар, Тәслимә Әсхәдуллина, Мансур Галиев, Фәлиянур Муллагалиева, Ризида Галиева, Гөлсинә Һадиева, Нурия Әхмәтгалиева, Ризада Гарипова, Әлфия Вафина, Кадрия Җәләева, Венера Гыйльфанова, Гүзәлия Йосыпова, Гүзәл Сөләйманова, Алсу Николаева, Кад-рия Закирова, Гөлфәния Мәхмүтова, Тәгъзимә Гыйльметдинова, Марзия Шакирова, Гөлфия һәм Шамил Закировлар, Резеда Сөләйманова — Норма волонтерлары командасының төп вәкилләре. Аш-сулар тәмле булсын дип бик тырышалар, чисталык-пөхтәлек ягына да игътибарлы алар. Егетләрнең чираттагы ялга кайтуын көтеп кенә торалар, чәйләр-ашлар тутырып, посылка, сетка әзерләп биреп җибәрәләр. Ноябрьнең унбишләре тирәсендә авылдашыбыз Раушан кайтыр дип көтәбез менә, сетка сораган ул, шуңа ул кайтышка ничек тә күпләп сеткалар өлгертергә кирәк, диләр.
Шушы өч ел эчендә егетләрдән ишетелгән рәхмәт сүзләрен волонтерлар санап бетерә алмый, районнан караван киткән саен нормалылар ярдәм җибәреп торалар, ә ул ярдәмне әзерләү өчен күпме чимал, күпме көч-куәт кирәклеген һәркем үзе генә белә. Норма уңганнары бик ашыгыч запрослар булганда көндезге сәгать 2дән килеп, төнге 23 сәгатькә кадәр дә эшләргә мөмкиннәр. Бик яратып киләләр, куанып эшлиләр, кайсыберсе шушында йөри башлагач буыннар да язылып, сәламәтлекләр дә ныгып киткәндәй булды, ди. Токмач җәюләр дә биредә уза.
— Атнаның җиде көне-нең бишесендә монда — клубта инде безнең волонтерлар, — дип сүзен дәвам итә Лилия ханым. — Егетләр йорт токмачын болай да сорыйлар, шуңа аны башта җәеп, кисеп, яхшылап киптерәбез, аннан духовкада янәдән киптереп алабыз. Һәрбер кешенең үз эше билгеләнгән. Материалны да тасмалап кискәнне түгел, рулоны белән алабыз, шушында кисәбез, чорныйбыз әнә. Әле күптән түгел генә барып кайткан Елена Вәлиева төркеменә дә 2000 пакет чәй, 1 меңнән артык пакет аш, 11 маскировкалы сетка биреп җибәрдек. Араларына тәмле конфетлар да куябыз. Волонтерларыбыз да хәзер егетләргә күчтәнәч итеп биреп җибәрергә дип, кыйммәтле конфетлар алып килергә тырыша. Пакетларга да кара чәйне начарны салмыйбыз, яхшыларын гына кулланабыз. Кипкән үлән, җиләк-җимеш, чәй, шикәр гел килеп тора, кимеп китсә эшмәкәрләргә мөрәҗәгать итәбез, бик теләп булышалар. Солдатларыбыз бернигә дә мохтаҗ булмасыннар дип тырышу инде. Җирлегебез кара кайгылы көннәрне дә кичерде, һәлак булучылар турында әйтүем. Батырларыбызны, аларның гаиләләрен бер дә онытмыйбыз, әле күптән түгел генә мәдәният йортыбызда үзе үк тә фронтта булган егет Ленур Биктимеровның да концерты булды, анда волонтерларга, батырларның якыннарына бушлай концерт карау мөмкинлеге тудырылды. Авыл җир-леге ул яктан рәхимле безнең, нинди генә чара үткәрелсә дә, иң беренче волонтерларны, аннан соң батырларыбызның әти-әниләрен барлый. Мәдәният йорты мөдире Ирек Мифтахов һәм сәнгать җитәкчесе Гүзәл Мифтахова белән бергәләп оештырасы чараларны җирлек җитәкчесе Радик Шәрипҗанов белән уртага салып сөйләшәбез, чараларыбыз сый-хөрмәтсез узмый, казан да асабыз, коймак та изәбез. Мәдәният учакларыбыз чүпләнә, төзексезләнә дип борчылмыйбыз, чөнки безнең апалар тәрбияле кешеләр, үз артларыннан чүп-чар калдырмыйлар, тәртипләп китәләр, үзебезнең җыештыручыбыз да бар, ул да наять итеп тота. Аш ясарга кирәкле әйберләрне осталарыбыз өйдә киптерә, аннан соң монда алып килеп тутыралар. 7-8 кеше башлаган идек бит башлаганда, хәзер исә кайтып киткәндә дә кыр казлары кебек тезелешеп кайтып китәләр, күңелләр берүк вакытта тулып-куанып кала
Булышучылары, чыннан да, күп Норма җирлегенең, Норма урта мәктәбе директоры киңәшчесе Наил Гайнанов җитәкчелегендә «Алдынгылар хәрәкәте» балалары да килгән. «Тургай», Кариле балалар бакчасы коллективы, әти-әниләре дә гел теләктәшлек белдереп торалар, кирәк икән, Норма һөнәр лицее да курсантларын җибәрә.
Бердәм эшләр, матур күренешләр... Тыныч тормышта тулып ята алар. Ә менә фронтта... дуслык кына көчле, калганы ямьсез күренешләр, — үзәк өзгеч хәбәрләр, җәрәхәтләрдән ачыргаланып кычкырган яралылар. Югалту ачысын күргәннәрнең йөрәк ярасыннан көн дә кан саркый... Боларның барысын да уйласак, арырга, туктарга хакыбыз юк икәнлеген аңлыйбыз. Махсус хәрби операциядәге егетләрне бердәм ярдәм белән рухландырып, җиңүләргә этәреп торырга кирәк. Нәкъ менә Норма волонтерлары кебек, алар да бит «безнең арада уналтыбыз толлар, ялгыз тормыш алып баруның ни икәнлеген тол калганнар аңлый, тизрәк сугышлар бетеп, күкләр аяз булып, ир-егетләребезгә исән-сау үз якларыбызга кайтырга насыйп булсын, безнең мондагы хезмәтебез аша җиңү яулап кайтсыннар иде, без менә шушындый теләкләр белән тырышып йөрибез», ди алар «Җиңү өчен!» дигән бердәм девиз астында.
Тормыш булышсаң да бара, булышмасаң да бара, кыйгырсаң да, кайгырмасаң да бара. Тик шунысы бар, үзе өчен генә яшәгәннәрдән берни калмый, иле өчен яшәгәннәрдән якты эз кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев