«Янәшәдә шундый яхшы кешеләр булганда җанга тынычлык иңә!»
Броня инде елдан артык Норма авылының игелекле гаиләсендә, тыныч тормышта яши. Әкренләп тынычланып килсә дә, аның хәтереннән әле сугыш җуелмаган
Норма мәктәбе укучылары һәм укытучылары махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларга һәрдаим ярдәм күрсәтә: гуманитар ярдәм җыялар, кием һәм азык-төлек туплыйлар, шәмнәр ясыйлар, сеткалар үрәләр. Шулай ук җылы сүзләр белән хатлар җибәрәләр. Барлык җыелган әйберләрне җирлекнең волонтёры Лена апага тапшырабыз, ул аларны фронтка илтә һәм солдатлардан рәхмәт сүзләре алып кайта. Бу һәркемгә көч бирә.
Чираттагы гуманитар ярдәм пакетларын тапшырырга, Лена апа янына килдек. Сөйләшеп торганда, арабыздан бер песи үтеп китте. “Бу безнең Броня”, - диде Лена апа. Әңгәмә барышында, песинең гади түгеллеге ачыкланды. Ул МХОдә катнашучы капитанның песие. Исеме дә хәрбиләрчә. Броня! Өч ел алгы сызыктагы окопларда солдатлар белән бергә булган ул.
Ә аның кайту тарихы мондый: Лена апа солдатлар янына килеп җиткәч, алар аңа яңа җиргә күченәсен сөйләгәннәр. Бу батырларда күп песиләр булган, бөтенесе дә күчкән, ләкин Броня калган. Ул монда калырга теләгән. Солдатлар песине бик кызганганнар, шуңа күрә тотып биреп җибәргәннәр.
“Кайтканда, Броня, үзенең кайтасы килгән кебек, бик тыныч кайтты, артык селкенмәде, чит тавышлар чыгармады. Тик гел түбәгә карап кайтты. Ләкин, өйгә кайтканнан соң, Броняның тәртибе бөтенләй үзгәрде: нишләргә белмичә, төрле тавышлар чыгарып йөрде, ашавын чәчте, гомумән, тәртипсезләнде”, - дип искә ала Лена апа.
Берничә көн рәттән ул аны урамга алып чыгып ашаткан, аннан соң әкренләп өйгә ияләштергән. Лена апа әйтүенчә, Броняга берәр таныш булмаган тавыш ишетелсә, ул шунда ук күккә карый һәм беспилотник дип уйлап курка; колаклары һәрбер тавышка антенналар кебек күтәрелә.
Броня инде елдан артык Норма авылының игелекле гаиләсендә, тыныч тормышта яши. Әкренләп тынычланып килсә дә, аның хәтереннән әле сугыш җуелмаган.
Әйе, сугыш кешеләрнең генә түгел, хайваннар күңелендә дә тирән эз калдыра. Тик янәшәдә шундый яхшы кешеләр булганда җанга тынычлык иңә, җиңел булып китә. Солдатларга - мөһим ярдәм, безгә үрнәк күрсәткәнегез өчен, бик зур рәхмәт сезгә, Лена апа!
Раил Мәрданов,
Норма урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев