Күзләреннән кайнар яшьләр тамды
Батырлар даны мәңгелек!
Риназ Мөхәммәтшинның тормыш иптәше Илүзә Якуб кызына Батырлык ордены тапшырылды.
Россия Федерациясе Президенты Фәрманы белән рядовой Мөхәммәтшин Риназ Мәхмүт улы
Батырлык ордены белән бүләкләнде (үлгәннән соң).
Район Сабантуе көнне югары дәүләт бүләкләрен тапшырганда иң беренче сәхнәгә Риназ батырның хатыны һәм әнисе Лия Әбрар кызы менде. Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин, район хәрби комиссары Дамир Гайнуллин махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Риназ Мөхәммәтшинның Батырлык орденын хатыны Илүзә Мөхәммәтшинага тапшырдылар.
Күзләреннән кайнар яшьләр тамды ананың, Илүзәнең дә йөрәге сулык-сулык елады. Өйдә исә әтисез ике ятим бала үсә.
– Бу орденның миңа да, иремнең әти-әнисе өчен дә, уллары өчен дә кыйммәте чиксез, – ди Илүзә.
– Үзен-үзе аямый ил сакларга киткән, батырлыклар бәрабәренә бирелгән зур бүләк бу. Батырыбыз белән горурланабыз, рухы шат булсын, кылган догаларыбыз барып ирешсен.
Орден тапшырган минутларда җил дә тынып торгандай тоелды, кояш та нурларын сәхнәгә юнәлтте бугай, – мәйданда бер мәлгә тынлык урнашты, югалту ачысын йөрәкләрендә йөрткән гаиләләрне кызганып күзләр яшьләнде. Батырлар даны мәңгелек! Бер мәлгә тын калу да мәңгелеккә башын салган батырларыбызны искә алуга тиң булды.
Без батырларыбызны онытырга тиеш түгел, алар Бөек Ватан сугышында ил азатлыгы өчен көрәшкән, тылда көнне-төнгә ялгап хезмәт куйган, йөрәк сыкравы белән тормышын да тарткан, ачы күз яшьләре аша бәйрәмен дә үткәргән әби-бабаларыбызның оныклары. Мәңгелек дан аларга!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев