Лена Вәлиеваның волонтерлар төркеме туган якка әйләнеп кайтты
Лена ханым кебек волонтёрларның хезмәте — илебезнең көч-куәтенә һәм бердәмлегенә ышанычны тагын да арттыра, киләчәккә өмет уята
Норма авылында яшәүче волонтёр Лена ханым Вәлиева — олы йөрәкле һәм зур йөрәкле шәхес. Ул махсус хәрби операция башланган беренче көннәрдән үк, солдат егетләребезгә генә түгел, ә өч балалар йорты һәм өч госпитальгә дә күңеле кушканча ярдәм кулы суза. Аның бу изге эшләре, кыенлыкларны җиңеп, кешеләргә өмете һәм ярдәме белән үрнәк булып тора.
Дүрт елдан артык вакыт эчендә Лена ханым гуманитар ярдәмне туплап кына калмады, ә кирәк-яракларны алгы сызыкка илтүче шофер егетләр белән бергә, куркыныч юлларны үтеп, ярдәмне җиткерүче төркем җитәкчесе дә булып тора. Ул һәрвакыт үзенең батырлыгы, сабырлыгы һәм олы йөрәге белән команданың рухын күтәрә, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә якын булып тора.
Шушы көннәрдә генә Лена ханымның волонтерлар төркеме, бик зур авырлык белән, һәр алып барылган ярдәмне тиешле нокталарга солдат егетләргә тапшырып, урау юлларны үтеп, кабат туган якка әйләнеп кайттылар.
Лена ханым кебек волонтёрларның хезмәте — илебезнең көч-куәтенә һәм бердәмлегенә ышанычны тагын да арттыра, киләчәккә өмет уята.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев