Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Батырлык

Норма волонтерлары махсус хәрби хезмәттәге егетләребезгә гел ярдәм итеп тора

Волонтерлар шушы көннәрдә 1200 данә үлән чәе, 500 данә аш, маскировка челтәрләре әзерләгән

Норма мәдәният йортына йөрүче бер төркем волонтер апалар даими маскировка челтәрләре үреп, коры ашлар тутырап, үлән чәйләре әзерләп махсус хәрби хезмәттәге егетләребезгә ярдәм итеп торалар. Авыл халкы он, йомырка, шифалы үләннәр, киптерелгән җиләк-җимеш, маскировка челтәрләренә, кирәк-яракларга матди ярдәм белән булышлык итә.

Шушы көннәрдә генә дә 1200 данә үлән чәе, 500 данә аш, маскировка челтәрләре үрелгән. Әзерләнгән гуманитар ярдәмнәр вакытлыча ялга кайткан махсус хәрби хезмәттәге егетләребезгә әзерләнеп озатыла. Һәрдаим ярдәм кулы сузган волонтер апаларга, авыл халкына чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез!

Актив волонтерларыбызның хезмәтләре югары бәяләнеп алар өчен мәдәни чаралар, төрле ярыш-уеннар оештырыла, ял иткән арада да алар өчен сәламәтләндерү гимнастикасы үткәрелә, юбилей туган көннәре дә билгеләп үтелеп, истәлекле бүләкләр тапшырыла. Мәдәният йортында үткәрелә торган барлык мәдәни чараларга махсус чакырулар бирелеп аларның урыннары һәрвакыт түрдә. Еллар дәвамында һәрвакыт актив йөргән волонтерларыбызга сокларынлык. Алар һәрвакыт «Без егетләребез белән янәшә, без аларны ташламыйбыз» дигән дивиз белән һәрвакыт зур хезмәттә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев