Гуманитар ярдәм егетләргә барып җитте.
Балтач районы башкарма комитет җитәкчесе Айдар Хәйретдинов белән берлектә #ПомощьСВО төркеме волонтерлары һәм Лена апа Вәлиеваның чираттагы гуманитар ярдәм илтә китүе турында хәбәр иткән идек.
Алар исән-сау хәрби операция зонасына барып җитте һәм гуманитар ярдәмне сугышчы егетләребезгә, госпитальләргә, балалар йортларына тапшырдылар.
Егетләр Балтач районы халкына ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерә.
Нет комментариев