Ватанпәрвәр булу өчен космоска очу кирәкми
Ватанны ярату гади ул
Норма урта мәктәбендә патриотизм темасына игътибар зурдан бирелә
Нәрсә соң ул батырлык? Космоска очу, Александр Матросов батырлыгын кабатлаумы? Ватанпәрвәрлек нәрсәне аңлата, илне ярату нидән башлана? Хәзерге заман баласына шушындый сорауларны бирсәң, ул бәлкем батырлыкны роблокс уеннарының берсендә җиңү дияр, яки нәрсә, космоска очып була мәллә, дип әсәренер, Матросов кем ул дип аптырар, ватанпәрвәрлекне ишеткәнем юк дияр, илне ярату нидән башлана дигәнгә җавап бирә белмәс, күзләрен генә уйнатыр кебек тоела.
Директорның киңәшчесе, алдынгылар хәрәкәте
Бер-ике ел элек чыннан да шулай иде: бала никтер укытучы аңлаткан туган ил, ватанны ярату кебек төшенчәләрне күңеленә сеңдермәде, бәлки матур әдәбият укыса (минем үземә үк тә югары белемле белгечнең нәрсә соң матур әдәбият, дип сорау биргәне булды, (ав.) алай ук булмас иде, әмма дөньясын гаджетлар басып алды да, киләчәк буынның тамырына балта чапмакчы булды. Гаджетлар балага информация чыганагы дияргә ашыкмыйк, иң беренче кешелеклелек сыйфатларына игътибар итик, роботлар рәхимлелек, мәрхәмәтлелек төшенчәләрен, ник шунда дилбегә буе тезислар рәвешендә тезеп төшми, бала күңеленә барыбер сала алмыйлар. Илдә Алдынгылар хәрәкәте эшчәнлеге башлангач, мәктәп директорларының тәрбия эшләре буенча киңәшчеләре барлыкка килгәч барыбер дә Ватанга мәхәббәт, туган илне ярату җилләре исә башлады.
Норма урта мәктәбе директоры киңәшчесе булып, озак еллар хокук саклау органнарында эшләгән Наил Рәфгать улы Гайнанов килде. Эшләгән елларында кешеләргә киңәш бирергә иренмәгән, ихласлыгын кызганмаган Наил Рәфгатович хәзер исә киңәшләрен яшь буынга бирә. Бу юнәлештә эшләр өчен синең кешегә киңәш бирерлек дәрәҗәң, тәҗрибәң, үрнәк булуың кирәк. Ә инде Алдынгылар хәрәкәте җитәкчесенә килгәндә, әлеге эшне Роза Мәрдановага тапшырганнар. Роза күпбала әнисе, гаиләсендә уңган хатын, балаларын яхшы билгеләргә укытуга, мәктәп тормышында катнашуга зур игътибар бирә, ире белән бакча яшеннән балаларын шахматка, төрле сәнгать түгәрәкләренә йөрттеләр. Инде хәзер өч баласының да грамоталары, дипломнары бихисап күп, чөнки һәрчак бәйгеләрдә уңышлы чыгыш ясадылар, тырыш балалар. Шуңа күрә дә Роза Рафисовна әлеге хезмәткә төс, үрнәк булырлык кеше.
— Миңа бәхет елмайды — ди Наил Рәфгатович. — Роза Мәрданова да, директор урынбасары Раиса Миндубаева да эшләргә бик җайлы һөнәр ияләре, алар балаларның телен белә, күңелен аңлый. Алдынгылар хәрәкәте ул балаларны мөстәкыйльлеккә, иҗадилыкка, оештыру эшләренә өйрәтүгә корылган. Роза бу юнәлештә бик күп проект эшләрендә катнаша, җиңә, грантлар ота, — барысы да балалар тәрбиясе, аларның якты, мәгънәле киләчәге өчен!
Норма — алга!
Быел «Тату сыйныф серләре» дигән республика бәйгесендә Норма урта мәктәбенең 5 а сыйныфы укучылары, сыйныф җитәкчесе һәм әти-әниләре район этабында уңышлы чыгыш ясап, Гран-при алдылар. Әтнә районында узган Балтач, Арча, Теләче, Саба, Кукмара, Әтнә районнары катнашында үткән зона ярышында 1 урынны яулаганнар. Хәзер исә ярымфиналга әзерләнәләр. Норма урта мәктәбе директоры Гатауллина Ләйсән Фәритовна "Тату сыйныф серләре"нә алай ук тукталырга теләмәде, безнең әле ярышлар алда, шуңа күрә программаны ачып салу хәзергә кирәкмәстер, диде. Хак сүзләр, кайчакта серле булып калу да уңыш билгесе ул! Ләкин әлеге республика бәйгесенең нигезендә хәрби батырлык һәм халыклар бердәмлеге дигән төшенчә ятуы мәгълүм. (Быел Татарстанда Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы булса, күпмилләтле Рәсәйдә Халыклар бердәмлеге елы, (ав.). Норма мәктәбенә капиталь ремонт кертелүгә карамастан, эш тукталмый, бәйгегә дә әзерлек бара, укыту-тәрбия эшләре дә бер системага салынган.
"Тату сыйныф серләрен«дә барыннан да бигрәк төп тема — балаларны гаджетлардан аеру, чын тормышка кире кайтару, әти-әниләр, укытучылар коллективы белән бергәләп баланы виртуаль дөньядан читләштерергә тырышу. Ерагайту гына дияр идек, ул сүзне әйтергә соңга калып барабыз бугай инде, сәләтле балаларның укуга омтылышлары кимүен, мәктәпләрдә күзлек киюче балаларның саны артуын заманның шушы чиреннән күрәбез.
Әлеге бәйгедә алга — җиңүгә омтылучылар Норма урта мәктәбенең 5 а сыйныфы укучылары (бу урында бәйгедә 5, 6, 7 сыйныфлар катнашуын әйтергә кирәк, ав.), сыйныф җитәкчеләре — Ибраһимова Фазилә Раиф кызы (башлангычта Галимҗанова Алсу Тәбрис кызы тәрбияләгән балалар бу, ав.). «Сәйяр» театр бәйгеләрендә җиңү арты җиңү яулаган, инде күп чараларда үзләрен алдынгы итеп күрсәтергә өлгергән (аларда лидерлык сыйфатлары да бар икән инде!) балаларга тагын тырышырга туры киләчәк, чөнки үргә менгән саен көндәшләр көчлерәк була бара. Ләкин бу сыйныфның потенциалы зур, без алардан уңышлы чыгышлар көтәбез, ди укытучылары.
Ватанны ярату гади ул
Мин патриот дип сөрән салганчы, иң элек сиңа гаиләңне, туган йортыңны, авылыңны, үзең яшәгән урамыңны яратырга кирәк. Батырлыклар да шушы яратулардан чыгып кылына. Мәсәлән, күршең кар астында калган икән, казып чыгар син аны, ярдәм ит; кемнедер кыерсыталар икән, якла, җәберләтмә, дөрес, кемнедер кыерсытканда бик мөһим эш кылгандай буласың, әмма яклаганда син үзеңдә бөтенләй икенче төрле бөек көч тоясың; анда-монда чүп ташламау, табигатьне пычратмау да ватанпәрвәрлеккә керә. Туган ягы өчен һәркем үзеннән өлеш кертеп яшәргә бурычлы.
(Ахыры 7 биттә) (Ахыры. Башы 3 биттә.)
Норма җирлегендә ватанпәрвәрлек хисе аеруча өстенлекле чагылыш таба. Биредә Сабантуйлары чын күңелдән уза, төрле чаралар билгеле бер югарылыкта оештырыла. Волонтерлар эшчәнлеге бик көчле, фронтка булышу ниятеннән Норма мәдәният йортына гына да утызлап тирәсе волонтер җыелышып сеткалар үрә, чәй тутыра, коры ашлар ясый, җылы оекбашлар бәйли. Җирлекнең Чапшар халкы авылына карата булган үзгә яратуы белән аерылып тора. Анда һәр эш авыл өчен, авылның киләчәген кайгыртып, киләчәк буынның матур тормышы хакына башкарыла...
Югарыда язылганнар Наил Рәфгать улы сөйләгәннәрдән шәрехләнде. Наил әфәнде тәртип, тәрбия мәсьәләсенә аеруча да зур игътибар бирергә тырыша, билгеле бер сыйныф белән инструктаж үткәрә дә, аларны коридорга, гардеробка, ашханәгә тәртип сакларга бастыра, Өйдә өйрәтмәгәнне мәктәптә өйрәтәбез, мәктәптә өйрәткәнне өйдә кабатларга кушабыз, ди ул.
Хәрби операция — көн үзәгендә
Норма урта мәктәбе укучылары махсус хәрби операция ветераннары, хәзерге вакытта Ватанга хезмәт итүчеләр белән еш очраша (рәсемдә). Камилов Язнур Райнур улы, Ризванов Нияз Нәсыйх улы, Рамазанов Раушан Нурислам улы белән булган очрашулар укучылар, укытучылар күңеленә кереп кала. Тимурчылар төркеме үзләре дә ветераннарның өйләренә барып булышалар, чираттагы ялга кайтканнарын көтеп алалар, махсус хәрби операциягә җибәрер өчен посылкалар тутыралар, көмеш волонтерларга да ярдәм итәргә баралар, солдатларга хатлар язалар, райондашларны җиңүгә рухландыралар.
Әйе, бүгенге көндә ил сагында торучы ватандашлар, — кем дә булса илне сакларга тиеш бит инде, дип киткән егетләр. Норма урта мәктәбе укучылары батырлары белән горурлана, — Илдар Батырның фоторәсеме мәктәп диварына куелган. Мәктәптә махсус хәрби операция геройларына багышланган музей-почмак та бар иде, тик аны күрү насыйп булмады, чөнки ул бүлмәдә ремонт бара.
Мәктәпнең тәрбия юнәлешендә эшләүче белгечләр «Югары сыйныф укучылары күпкә аңлый, түбән сыйныфлар әле балачагалыктан чыгып җитмәгән, аларга акны карадан аерырга өйрәтәбез генә әле, ә менә 9-10-11 сыйныф егетләре-кызлары инде һәрнәрсәгә үлчәп карый башлады, шөкер, бездә начар гадәтләр белән мавыгучылар юк, балалар әкренләп дөрес яшәү күнекмәләренә төшенә бара, эшебезнең нәтиҗәсен күрәбез», дип куандырдылар. Шулай гына була күрсен. Алтыннан бәһале, оҗмах нигъмәтләреннән кадерле булган нәрсә тәрбияле баладыр, дип мәктәп стенасына язылган Ризаэтдин Фәхретдин сүзләренә игътибар иттем, — тәрбияле бала да илебез байлыгы, ватанпәрвәре шул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев