Волонтерлар гуманитар ярдәм чылбырын өзми
Ярдәмчел район халкына рәхмәттән башка сүз юк
Балтач халкы махсус хәрби операция башланганнан бирле фронт белән тылны тоташтырып тора. Бик күпләр инде һәлак булды, кайсыберсе бер ярдәм күрми дә китеп барды. Хәзер исә волонтерларыбыз ничек тә ярдәмне илтеп җиткереп, көрәшчеләрнең үзләренә тапшырырга тырыша.
Әлерәк кенә менә Елена Вәлиева барып, ватандашларыбызны куандырып кайтты, азык-төлек, кием-салым, егетләр сораган әйберләрне илтеп кайтып та җиталмады, яңадан запрослар килеп төште һәм янәдән запрослар өстендә эшләү башлады.
10 апрель көнне Чепья егетләре командасы ярдәм илтә китте, шулай ук район халкы көче белән бик күп ярдәм әзерләде егетләр. 23 апрель көнне Радик Хәбибуллин төркеме барырга җыена, аларның да барган саен машиналары сыгылып тора. Рамил Әгълиуллин "КамАЗ" машинасын җыеп бетерүгә юлга кузгалачак, инде менә икенче тапкырын Рамил зур йөк машинасын фидакарьләр белән бергә ремонтларга алынды, бер "Урал" машинасын шулай төзекләндереп илтеп бирделәр инде, хәзер менә "КамАЗ"ны рәткә кертергә җыеналар.
Ирина белән Марат Галәветдиновлар төркеме дә гел барып тора, кискен запрослар булганда һәрчак тиз арада хәл итеп, ярдәмгә ашыгалар.
Халык ярдәменнән башка гына волонтерларның эше бармый. Район башлыгы да һәрчак терәк. Аш ясаучылар, чәй тутыручылар, токмач кисүчеләр, сетка үрүчеләр, шәм әзеләүчеләр, чәк-чзк пешерүчеләрне әйткән дә юк, алар илнең чын патриотлары. Хәзер аларга алмаш булырга тырышып районыбыз балалары кушылды. Тизрәк дөньялар тынычлансын иде инде, телик әле барыбыз да, догалар укыйк. Сиреналар ишетелгән саен йөрәкләр сикереп куя. Югалтулар бүтән булмасын иде инде. Ярдәмчел район халкына рәхмәттән башка сүз юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев