Волонтерларга район җитәкчелеге хәрби частьлардан бирелгән медаль һәм рәхмәт хатларын тапшырды
Батырлык

Волонтерларга район җитәкчелеге хәрби частьлардан бирелгән медаль һәм рәхмәт хатларын тапшырды

Сугышчыларыбызга ярдәм туплауда, аны илтеп тапшыруда зур тырышлык куйган волонтерларга рәхмәт

Балтач районыннан башкарма комитет җитәкчесе Айдар Хәйретдинов җитәкчелегендә бертөркем волонтерлар Рубежноега 6 тонна гуманитар йөк тапшырып кайттылар.

Сугышчыларыбызга ярдәм туплауда, аны илтеп тапшыруда зур тырышлык куйган «Мелиоратор» оешмасы җитәкчесе Хәниф Бариевка һәм «Татарстан» хуҗалыгы җитәкчесе Айнур Нотфуллинга районыбыз җитәкчелеге хәрби частьлардан бирелгән медаль һәм рәхмәт хатларын тапшырды.


Нет комментариев