Хезмәт

Балтач районы

16+
Батырлык

Зәйдә СВО ветеранына дәүләт бүләге тапшырылды

Медальне аңа Зәй районы башлыгы Рәзиф Кәримов махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан егетләр белән очрашуда тапшырды

Зәйдә хәрбиләр белән очрашуда махсус операция ветераны Эдуард Сәфәргалиевка медаль тапшырдылар. Россия Президенты Владимир Путин Указы белән ул Ватанны һәм дәүләт мәнфәгатьләрен яклау буенча хәрби операцияләр башкарганда күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен II дәрәҗә «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде.

Медальне аңа Зәй районы башлыгы Рәзиф Кәримов махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан егетләр белән очрашуда тапшырды.

Чарада Хәрби хезмәткәрләр белән бергә район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Регина Камалова, район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев, «Сугышчан бердәмлек» иҗтимагый оешмасының Зәй бүлекчәсе рәисе Сергей Хватков, шулай ук махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча эшче төркем әгъзалары катнашты.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев